Район турында



Район үзәге: Менделеевск
Территориясе: 746,4 кв. км.
Халык саны: 30,305 мең кеше.

423650, Татарстан Республикасы, Менделеевск шәһәре, Фомина ур., 7-нче йорт
Тел.: (85549) 2-10-69; факс: (85549) 2-37-47
E-mail: mendeley@tatar.ru
Менделеевск районының рәсми сайты: www.mendeleevsk.tatar.ru


Район турында

Менделеевск муниципаль районы Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан, Кама елгасының уң як ярында. Районның составында 14 авыл җирлеге. Район үзәге – Менделеевск шәһәре. Ул Кама һәм Тойма елгалары буенда урнашкан, Казан шәһәреннән 238 км., Тихоново тимер юл станциясенән 7 км., Можга тимер юл станциясенән 70 км. ераклыкта урнашкан. Географик киңлеге - 55º54´, географик озынлыгы - 52º21´. Хәзерге вакытта Менделеевск шәһәре Менделеевск муниципаль районының административ, сәнәгать һәм мәдәни үзәге. Шул ук вакытта Менделеевск Татарстан Республикасының химия һәм нефте-химия сәнагатенең бер үзәге булып тора.
2009-нчы елга Менделеевск шәһәренең халык саны 22,26 мең кеше тәшкил итә.
Менделеевск шәһәре үзенең урнашуы буенча экономикалары сәнәгатьләре яхшы үсеш алган Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләре яныныда тора. Бу хәл аның сәнагатен үстерүдә мөһим бер шарт булып тора. Бер яктан мондый күршеләрең булу һәр як өчен файдалы экономик интеграциягә юл ача, ә икенче яктан инвестицияләр, сату юлары һәм эш ресурслары өчен конкуренция тудыра.

Соңгы яңарту: 2022 елның 24 феврале, 15:39

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International