2 нче декабрь көнне Сәйтәк авыл клубы үзешчәннәре Бәзәкә авылы урта мәктәбенең 90 яшьлек юбилей кичәсендэ катнашты. “Карендәшләр” ансамбле мәктәбебез кунакларына үзләренең яратып җырлый торган җыруларын, биюләрен бүләк иттеләр. Ансамбльдә катнашучылар- төрле елларда Бәзәкә урта мәктәбен тәмамлап чыккан һәм белем биргән укучылар, укытучылар. Мәктәбебез кунаклары Сәйтәк авыл клубы үзешчәннәре чыгышын җылы каршы алдылар.