7 январь көнне христиан динен тотучы карендәшләребез Раштуа бәйрәмен зурлап бәйрәм итә.Сәйтәк авыл клубы хезмәткәрләре дә бу бәйрәмнән читтә калмадылар. Кыш бабай һәм Кар кызы авылыбызның өлкән яшьтәге абый-апаларын, инвалидларны, өйдән- өйгә йөреп, бәйрәм белән котлап, бәйрәм бүләкләре тапшырдылар. Әби-бабайларыбыз, үзләренең яшь чакларынын искә төшереп, еламсырап та алдылар. Искә алуларына чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерделәр. Оныклары, үз һөнәрләрен күрсәтеп, Кыш бабайдан баллы бүләкләр алдылар. Бәйрәм котлавы бик күңелле узды.