6 нчы гыйнвар көнне Песәй авылы мәдәният йортында 80 нче еллар хитларыннан торган дискотека уздырылды. Бу кичтә яңгыраган җырлар һәркемне ниндидер серле бер дөньяга алып кереп китте. Дискотека кунаклары рәхәтләнеп биеделәр, күңел ачтылар. Мәдәният хезмәткәре Фирдәвес Рәхмәтуллина үткәргән уеннар беркемне дә битараф калдырмады. Яшьлек хатирәләре күңел түрендә кабат яңардылар. Юкка гына халык : " Бер яшьлектә - бер картлыкта", - дип әйтми бит.