12 май көнне Татар Тәкәше авылының “Гөлларем” төркеме Турай авылында “ Елмаеп - көлеп яшик “дигән концерт программасы белән кунакта булды. Турай авылы аларны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Концертны “Сугыш чоры балалары”шигыренә кечкенә скетч күрсәтеп киттек, 73 ел вакыт үтсә дә, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы онытылмый. Сугыш миллионлаган кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган...
Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Мусина Әминә матур биюләрен бүләк итте , “Гөлләрем” ансабле кызлары матур җырлар, ”Яулыклар”биюен, ”Төнге мәзәкләр”скетчын бүләк иттеләр.