«КАТЫ «ЮК!»

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Менделеев муниципаль районының  "Берег Надежды" үзәгенең өй шартларында халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә эшләүче   социаль хезмәткәрләр  эчкечелекне профилактик кисәтү  максаты белән, өлкән яшьтәге  гражданнар белән «Каты «юк!» дигән индивидуаль әңгәмә уткәрделәр.

 Төп бурыч– хәмергә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру.

Әңгәмә процессында социаль хезмәткәрләр өлкәннәр белән бергә эчкечелек проблемасы турында фикер алыштылар: ни өчен кешеләр спиртлы эчемлекләр эчүен, әлеге авыру нәрсәдән башлануын һәм аның сәбәпләрен ачыкларга тырыштылар. Өлкән яшьтәге  гражданнар хәмернең сәламәтлеккә бик зур зыян китергәнен, матди яктан зур югалтуларга китерүен искәреп үттеләр.

Әңгәмә ахырында, социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге кешеләргә үзләренең  һәм якыннарның тормышын  бозмаска,  аларга  игътибарлы булырга,  ярдәм күрсәтергә кирәк дип киңәш иттеләр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International