Сәйтәк авыл клубы хәбәр итә

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

20 май көнне Сәйтәк авыл клубы китапханә белән берлектә  15 майдан 15 июньгә кадәр кече сулыклар һәм елгаларны саклау айлыгы уңаеннан “Саф чишмәләр” акциясе үздырды. Балалар белән авыл уртасында урнашкан чишмә һәм буа янына экскурсия оештырдылар. Бергәләшеп буа ярын чистарттылар. Чишмә буенда юлаучылардан калган көндәлек чүпләрне җыйдылар. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. Изге чишмә тарихы белән таныштырды. Ә китапханәче Данилова Е.И. “Чишмәләрне саклыйк” дигән темага әнгәмә уздырды. Балалар һәр әнгәмәчене зур кызыксыну белән тыңладылар. “Су ни өчен кирәк?”, “Нәрсә ул үлгән су ?” сорауларына җаваплар бирделәр. Бу чарада һәм эшләрдә катнашкан балалар үзләре дә сулыкларны чүпләмәсләр, башкаларны да тыярлар дип өметләнәнеп калабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International