Тойма авылында гаилә бәйрәме

2018 елның 22 мае, сишәмбе

19 майда Тойма мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә табигат кочагында  Халыкара гаилә көненә багышланган  чара оештырдылар. Анда балалар белән әти-әниләре, әби-бабалары да катнашты. Уенда татар халкының элеккеге уеннары, мәсъәлән “Тычкан салу” (халыкта аны икенче төрле  “Иштирәк уены” дип тә йөртәләр), “Чылбырлы капка” һәм башка шундый милли хәрәкәтчән уеннар уйналды.  “Назлы сүзләр” уенында әни белән бала, әби белән онык бер-берсенә назлы сүзләр әйттеләр. Өлкән буын кешеләре яшь чакларын искә төшерделәр. Бәйрәм күңелле узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International