11 декабрь көнне Турай авыл китапханәсендә рус язучысы А. И. Солженицынның юбилеена багышланган әдәби сәгать узды.
Чарага өлкән сыйныф укучылары чакырылган иде. Презентациядән балалар һәм китапханәче сөйләвеннән язучының төп тормыш этаплары һәм аның белән бәйле иҗаты турында белделәр.