Сугыш язган язмышлар

2020 елның 21 феврале, җомга

20 нче февраль көнне Бәзәкә китапханәсендә Ватанны саклаучылар көненә багышлап фронтовик язучылар иҗатына һәм тормышына багышланган “Сугыш язган язмышлар”дигән шигърият cәгате үткәрелде.

Иң элек китапханәче Ф.Башарова “Хәтер мәңге саклар” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучыларының китаплары урын алган иде. 4 ел дәвам иткән канкойгыч сугышта Татарстаннан барлыгы 124 язучы катнашкан, шулардан 34-е Ватанны саклап һәлак булган. Китапханәче тоткынлыкта булган язучы Н.Дәүлинең сугыштан соңгы тормышы турында сөйләде, кичәдә катнашучы Р.Мөхетдинова патриот-шагыйрь М.Җәлилнең вакытлы матбугат битләрендә басылган, шәхси тормышына кагылышлы материаллар белән таныштырды. Китапханә укучылары Ф.Галимова, В.Гараева, Ә.Закирова шагыйрьләр М.Җәлил, А.Алиш, Н.Баян, С.Шакир һ.б. шигырьләрен кычкырып укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International