ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

6 октябрь көнне Татар китапханәсендә “Исемең матур, кемнәр куйган” исемле ял кичәсе уздырылды.

Иске Гришкин авыл китапханәчесе өлкәннәр декадасы кысаларында хезмәт ветераны Буланова Гафия Ахмадишевна һәм Валентина белән Борис Бармаковлар гаиләләрендә очрашы пяшьлек чоры китапларын искә алдылар. Китапханәгә кайткан яңа китаплар белән дә таныштык. Гафия апа үзе дә шигырьләр яза. Иҗат җимешләрен туплап беренче «Гомер юлы» исемле шигырь китабын бастырып чыгару шатлыгын да уртаклашты.

 

5 нче октябрь көнне күркәм бәйрәмнәрнең берсе-укытучылар көне билгеләп үтелә.Бәйрәм уңаеннан китапханәче Галимуллина Г. Камай авылы мәктәбе укытучылар коллективына үзенең котлауларын юллап ,истәлекле  фотолардан ясалган презентация бүләк итте.Әлеге чара аларга күңел күтәренкелеге өстәде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International