Муса Җәлилнең тууына 112 яшь тулу уңаеннан Песәй авылы мәдәният хезмәткәрләре Фирдәвес Рәхмәтуллина, Рафаэль Кабиров, китапханәче Розалия Яраханова белән берлектә "Муса Җәлил - патриот шагыйрь" дигән тема астында батырлык дәресе уздырдылар.
14 нче февральдә Тойгуҗа авылы китапханәсендә халык язучысы, шагыйрь, драматург Муса Җәлил исемендәге, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан "Җилләрдә сыналган җилкән» дип аталган әдәби кичә үткәрелде.