Бүген район администрациясенең актлар залында Менделеев муниципаль районы башкарма комитетының атналык киңәйтелгән җыелышы булды.Җыелышны башкарма комитет җитәкчесе Владимир Николаевич Фролов алып барды.Халыкка культура хезмәте күрсәтү җитәкчесе Шигапова Екатерина Владимировна , яшьләр һәм спорт эшләре җитәкчесе Фәизов Рашат Әнвәрович районда һәм шәһәрдә үткәрелгән мәдәни чаралар турында чыгыш ясадылар.Җыелышта район экологы Әфләтунов Айдар Рафисович та катнашты.