Тойгуҗа мәдәният йортында бал маскарад үткәрелде

2017 елның 4 гыйнвары, чәршәмбе

31 нче декабрь  көнне Тойгуҗа  мәдәният  йортында бал маскарад үткәрелде.Бәйрәмдә авыл җирлеге башлыгы Сафин Р.  авыл халкына  һәм кайткан кунакларга 2016 елгы эш нәтиҗәләре турында әйтеп китте,  Яңа ел белән котлады. Маскарад киемендәге кун​аклар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәмгә килгән кунаклар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, җырладылар, биеделәр, төрле уеннарда катнаштылар. Бәйрәмдә актив катнашучылар кыш бабай һәм кар кызыннан бүләкләр алдылар. Бәйрәмнең спонсоры район советы депутаты Гарифуллина Нәзиләгә авыл халкы рәхмәт белдерде. 1 нче гыйнварда Яңа ел лотереясы уйнатылды.​ Лотереяның иң кызыклы призы Яңа ел символы - әтәчне Хабибрахимова Камилла отты. Бәйрәм җыр-бию  белән дәвам итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International