2016 нчы елның 31 нче декабрендә Бөрешле мәдәният йортында «Убырлы карчык каршы тугел» исемле әкият-тамаша үтте. Яңа ел бәйрәменә килүчеләрне урамда матур итеп бизәлгән чыршы, кар сыннары каршы алды. Бәйрәмгә килүчеләр рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бәйрәмдә җыр-бию, уен-көлке гөрләп торды. Бәйрәмебезгә ямь өстенә ямь өстәп, «Чишмэкэйлэр» балалар керэшен фольклор ансамблен зал көчле алкышларга күмде.