Камайда яңа ел кичәсе

2017 елның 4 гыйнвары, чәршәмбе

31 нче декабрь көнне Камай мәдәният йортында Яңа ел тамашасы узды. Яңа ел кичәсен Камай авылы җирлеге башлыгы Аглиева Инзиля Ильяс кызы котлауыннан башланды.Тамашада Убырлы карчык, Джин, Юлбасарлар, Хоттабыч кебек әкияти ролләр бар иде. Тамаша буена алып баручы Шарафутдинова Светлана төрле уеннар үткәрде, Кыш бабай белән Кар кызы аңа ярдәм иттеләр.Солистлар үзләренең матур җырларын бүләк итеп киттеләр. Бөтен килгән кунакларнын күңеленә балалар башкаруындагы Чебиләр бию бик ошаган.Тамашаның азагында  елның символын чын әтәч керттеләр.Бөтен кешегә тамаша күңеленә ошаган. Рәхмәт сүзен Мазитова Асия әйтте, барысына да уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International