Китап – иң якын дустыбыз

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

19 гыйнварда 7нче “Алтын балык” бакчасының өлкән төркеменә йөрүче балалары  өчен  китапханә десанты үткәрелде. Татар китапханәсе хезмәткәре Хафизова Г.Р. гыйнвар юбилярлары Р.Корбан, Н.Каштан, Р.Вәлиевләрнең балалар өчен язылган китаплары, шигырьләре белән таныштырды. Машков Кирилл, Блинова Ульяна, Мифтахетдинов Салават, Чепяшева Элина ятлаган шигырьләрен сөйләделәр. Сабыйларны күргәзмәгә куелган китаплар бик кызыксындырды. Китапханәче  борын заманнарда мондый матур китаплар булмавын әйтеп, аларны китап тарихына сәяхәткә чакырды. Презентация аша һәм “Гутенберг һәм китап басу” дигән мультфильм карап, балалар бик күп яңа мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International