Чәй өстәле артында

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

28нче февраль көнне Тойгуҗа авылы китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре татар милли аш өенең үзенә генә хас ризык әзерләү кагыйдәләре тупланган китапханәсен тудыручы, пешекче Юныс Әхмәтҗановның тууына 90 ел тулу уңаеннан "Чәй өстәле артында"дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрделәр.

Гыйльфанова Нурлыхөдә, Зинатуллина Рәмзия, Абзалова Рәисә, Кудрина Гөлсинә, Мухаметзянова Айсинә, Сафина Александра пешергән татар халык милли ашлары: гөбәдия,вак бәлеш, өчпочмак, кыстыбый, кош теле, бәрәңге дучмагы һәм кайнар чәйле самавыр табынның күрке булды. Хуҗабикәләр үзләренең аш-су пешерү серләре белән бүлештеләр. Кичәдә аш өендә куллныла торган савыт-саба, ризыклар турында табышмакларга җаваплар табылды, милли ризыклар турында шигырьләр укылды. Килгән кунаклар күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар,үзләрен кызыктырган ризыкларның рецептларын үзләштерделәр. Кичә күңелле үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International