Тукай иленә сәяхәт

2017 елның 28 апреле, җомга

26 апрель көнне Иске Гришкин китапханәсе Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан «Ромашка» бакчасы балаларын каршылады.

Нәни китап укучылар үзләре өчен яраткан шагыйребез турында күп яңалык ачтылар. Кечкенә Габдулланың ятим балачагын искә алдылар. «Су анасы» әкиятенә, «Гали белән кәжә» шигыренә төшерелгән мультфильмнар карадылар.Тукай абыебызның матур китаплары акыллы, тәртипле, ярдәмчел булырга, хезмәтне сөяргә дәшә. Ә матур китапларда яшәүче Шүрәлесе дә, Су анасы да һич тә куркыныч түгелләр икән, алар туган як табигатен, сулыкларны, урманнарны саклаучылар гына икән бит.

Соңырак китапханәче Бармакова Г. Иске Гришкин авылы мәктәбендә үткәрелгән «Күнелләрдә безнең син, Тукай!» исемле әдәби кичәдә катнашты. Укучыларга Тукай иҗаты турында кызыклы истәлекләр сөйләде, «Сабантуй» журналыннан балаларның Тукайга багышлап язган шигырьләрен укыды. 1-4 класс укучылары һәммәсе дә яраткан шагыйребезнең әсәрләрен яттан сөйләделәр. Габдулла Тукайның бай әдәби мирасын чагылдырган китаплары, бергәләшеп башкарылган «Туган тел» җыры күңелләребезгә бәйрәм рухы өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International