Бүген Җиңү көне алдыннан, Менделеевск шәһәрендә, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, ветераннар советы, шәһәребез кешеләре, мәктәп укучылары, оешма һәм муниципалитет хезмәткәрләре Фомин урамында агачлар утырттылар. Бөек Ватан сугышы ветераны Аглиев Зайнак Әгли улы яшьләр бедән бик теләп агач утыртты: “Яшьләр өлкән буынны , ветераннарны хөрмәт итүгә, үз халкының тарихын белгәнгә бик сөенәм. Без бүген бик зур бәйрәм - Бөек Җиңү алдыннан агачлар утырттык! Барлык оештыручыларга зур рәхмәт! Барыгызга да сәламәтлек, тынычлык телим”