Белемгә юл китапханә аша

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

27 май –Гомум русия Китапханәләр көне. Шул уңайдан Бәзәкә авылы китапханәсе үзенең иң нәни укучылары өчен “Белемгә юл китапханә аша” дип аталган  әдәби уен үткәрде.

Иң элек китапханәче Ф.Башарова балаларны китаплар йорты Китапханә белән таныштырды, аннары нәни укучылар яраткан шагыйребез Г.Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган мини-викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, бик теләп шигырьләр укыдылар. “Нәниләр белән бергә укыгыз” дигән китап күргәзмәсе аша китапханәче балаларга китапның әһәмияте турында сөйләде, китап белән дус булырга чакырды. Чөнки,  киләчәктә тормыш куйган сынауларга бирешмичә яшәү өчен тырыш, сабыр, белемле булырга кирәк. Ә шушы сыйфатларны кешедә нәкъ менә матур әдәбият тәрбияли. Чара соңында балаларга “Маша больше не лентяйка” дигән мультфильм күрсәтелде, китапханәче  бәйрәм беләк котлап татлы күчтәнәчләр өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International