Сәйтәк авыл клубында ял кичәсе

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

17 июнь көнне Сәйтәк авыл клубында «Күңел ачыйк бергәләп!» исемле ял кичәсе  булды. Кичәнең программасы катнашучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып төзелде.Катнашучылар кызыклы сорауларга җавап бирделәр, аерым сүзләрдән җырларны танып, күмәкләшеп башкардылар. Хәрәкәтле уеннарда бик теләп катнаштылар. «Иң оста һәм иң түземле биюче” ярышларында үзләренең биергә осталыкларын күрсәттеләр. Төрле милләт биюләре ярышында да сынатмадылар. Ял кичәсе  күңелле , дустанә һәм җанлы атмосферада узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International