Менделеевск башлыгы мобилизацияләнүчеләргә түләүләр турында: «һәрберсе буенча аерым эшләячәкбез»

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Менделеевскида район башлыгының мобилизацияләнүчеләрнең   гаиләләре белән очрашуы узды. Район җитәкчелегенә турыдан-туры сораулар бирү өчен илледән артык сугышчының туганнары җыелды. Аларның берсе хәрби хезмәткәрләргә түләү темасына кагылды. Радмир Беляев һәр очрак буенча аерым эш башкарылачагын ассызыклады.

-Без бу мәсьәләләрне республика штабы, вице-премьер Ләйлә Фазлыева белән берлектә эшләячәкбез, - дип билгеләп үтте Менделеевск районы башлыгы. - Һәрберсе буенча аерым эшләячәкбез. Бу теманы без даими контрольдә тотабыз.

Шулай ук хәрби хезмәткәрләрнең балаларына өстәмә белем бирүне оештыру һәм репетиторлар белән шөгыльләнү турында әниләре сорау бирделәр. Әниләр, балалар борчылу сәбәпле, мәктәптә өлгерешләре түбән төшә башлады дип сөйләделәр. Район хакимияте иртә үсеш үзәгенә һәм фән укытучыларына мондый дәресләр үткәрү өчен мөрәҗәгать итәргә карар кылды, аларның хезмәтенә түләү өчен акча район бюджетыннан бүлеп биреләчәк. Моннан тыш, балаларны Яңа ел чараларына җирле транспорт компаниясе ярдәмендә китерүне дә оештыралар. 

"Без бюджет акчаларының чиксез түгеллеген аңлыйбыз. Әмма минем шәхси позициям, администрация шундый, һәм халыкның ярдәмен күрәм, без мобилизацияләнгәннәр һәм аларның гаиләләренә мөмкин кадәр ярдәм итәргә тиеш.Барлык мәсьәләләр буенча да оператив төстә эшләргә тырышачакбыз», - дип мөрәҗәгать итте Радмир Беляев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International