Яңа ел

2017 елның 4 гыйнвары, чәршәмбе

31 нче декабрьдә Д. Менделеев мәйданында, иҗади коллективлар белән берлектә, шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр өчен яңа ел тамашасы булды. Бәйрәмгә җыелучыларны Яңа ел белән район җитәкчесе Валерий Чершинцев котлады. “... Яңа 2017 нче елга без яхшы тәҗрибә һәм перспектив планнар белән керәбез. Сәнәгатьне үстерү, шәһәрне төзекләндерү һәм авылларны үстерү өчен әле бик күп эшлисе бар. Мин ышанам, район үсеше өчен кирәк булган авыр һәм катлаулы мәсьәләләрне чишү, Россия һәм Татарстан  җитәкчелегендә уздырылган сәясәтнең төп юнәлешләрен тормышка ашыруда чираттагы адымнар булып торыр. Хөрмәтле Менделеевлылар! Сезгә  намуслы хезмәтегез, актив гражданлык позициягез,  шәһәр тормышын яхшырак һәм матуррак итүгә  яңа импульс бирергә тырышуыгыз өчен рәхмәтлемен. Яңа ел белән чын күңелдән котлауларымны кабул итегез. Һәрберебез яраткан бу бәйрәм алдыннан үзегезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек, барлык теләкләрегезнең чынга ашуын телим. Сезнең күңелләрегез җылылык  һәм шатлык белән тулсын, һәрбер гаиләдә бер-береңне аңлау һәм гаилә иминлеге хөкем сөрсен...”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International